Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 февраль 2019, 11:52

Сатып алырга кирәкмәгән азык-төлекләр

Матур капларда теләсә нәрсә сатарга мөмкиннәр. Ә кайчагында уйлап тормыйча гына шул тартмаларга тутырылган, сәламәтлеккә зыян китерүче азык-төлекне сатып алабыз.

Яшел салат
Галим-бактериологлар кисәтә: кибеттә иң куркыныч азык – туралып тартмага салынган яшел салат. Тартмасына ашарга яравы күрсәтелсә дә, анда тупланган бактерияләр эчәк авыруларына китерергә мөмкин. Алар салат яфракларына туфрактан күчә. Бактерияләрдән котылу өчен ашар алдыннан салатны бөтен килеш яхшылап юарга кирәк.
Казылык
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы казылык һәм бекон кебек азыклардан рак килеп чыгу куркынычын таныган. Алар составындагы нитратлар эчәктә көчле канцероген – нитрозаминга әйләнергә мөмкин. Ысланганнарында бензапирен дигән зарарлы канцероген бар. Сәламәт яшисең килсә, яхшы сыйфатлы ит сатып алып аны үзеңә пешерергә кирәк.
Бутильләшкән яшел чәй
Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, шешәдә сатылучы яшел чәйне чын, сыйфатлы дип атап булмый. Яшел чәй үзенең антиоксидантлары белән файдалы. Ә менә 20 шешәгә бүлеп салынган “чәйдә” оксидантлар аз кала. Кибет киштәләрендәге чәйләр нигездә судан, шикәрдән һәм газдан тора. Иң яхшысы – чәйне үзеңә кайнатып, юлга шуны савытка тутырып алырга кирәк.
Майонез
Гадәттә майонезны йомырка, серкә, көнбагыш мае һәм төрле тәмлеткечләр кушып ясыйлар. Сатуга чыгарылган майонезларга моңа өстәп консервантлар, буяулар һәм төрле стабилизаторлар кушыла. Майсызландырганына исә, куелыкны саклау өчен крахмал һәм шикәр өстәлә. Шулай булгач, аның калориясе кимеми. Әгәр дә майонез яратсаң, аны үзеңә ясавы да әллә ни авыр түгел.
Тартылган (төелгән) тәмләткечләр
Төелгән тәмләткечләргә, әллә нинди арзанлы өстәмәләр кушуы кыен түгел. Шуның өчен аларны бөртекле килеш сатып алып, үзегез тегермәннән чыгарыгыз яки төегез.

Читайте нас: