Киптерелгән хәлдә бу җимеш тынычландыру үзенчәлегенә ия, шунлыктан кәеф бозылудан бик яхшы дәва булып тора. Әмма тулы гәүдәлеләргә аны чамалап кулланырга тәкъдим ителә. Чөнки, белүебезчә, виноградта шикәр күп.
Калийга бай булу сәбәпле, йөзем тукымаларның яңаруын тизләтә, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Менә ни өчен виноград яратучылар яшь күренә. Моннан тыш, йөземдә виноградның барлык файдалы үзенчәлеге саклана, ягъни В1, В2, В5 витаминнары, тимер, бор, магний һәм башка микроэлементлар. Барысы бергә алар йөрәк, үпкә, ашказан-эчәк тракты, бөер эшчәнлегенә ярдәм итә, анемиядән һәм гомум хәлсезлектән саклый.
Кипкән чия организмнан төрле химикатларны чыгарырга сәләтле. Бу аеруча зур шәһәрдә яшәүчеләр өчен файдалы. Шулай ук яхшы антисептик һәм какырыкны чыгару чарасы буларак билгеле. Аның составындагы йод склероздан ярдәм итә, төрле микроэлементларның һәм витаминнарның кушылмасы нерв системасын тынычландыра, тән тартышуын туктатырга булышлык итә. Тимер тозлар һәм бакырның күп булуы белән азканлылыктан бик яхшы дәва санала.
Йөрәккә, кан тамырларына, бөергә файдалы. Аны азканлылыктан һәм нерв системасы какшаганда ашарга тәкъдим итәләр. Шулай ук, ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә.
Аның составындагы лимон һәм башка органик кислоталар матдәләр алмашынуын тизләтә, ә калий һәм бакыр тукымаларның яшәрүенә китерә.
Моннан тыш, бу көньяк җимешендә бромелайн дигән бик сирәк очрый торган матдә бар. Бу үсемлек ферментларның комплекслы аш эшкәртүен яхшырта, ялкынсынуны туктата.