Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 гыйнвар 2019, 22:47

Балан повидлосы

Балан – сәламәтлеккә бик файдалы җимеш. Аны кышкылыкка әзерләүнең бер юлы – повидло ясау.

1. Баланны бөрчеп, юып, сутүткәргечтән чыгарабыз. Сутүткәргеч булмаса, пешереп алып, сөзгеч аша үткәрәбез.

2. Калын төпле савытта күбеген җыя-җыя, болгата-болгата, ким дигәндә ярты сәгать кайнатабыз. Никадәр озаграк кайнатасың, повидло шулкадәр куерак булачак.

3. 1 кг баланга ким дигәндә 1,5 кг исәбеннән шикәр комы үлчибез. Чама белән шикәр комының яртысыннан күбрәген салып, озакка сузмый гына (20 минутлап) кайнатабыз. Күбеге күтәрелсә, җыя барабыз. Балан суты көеп китәргә генә тора, болгатырга онытмыйбыз. Эмаль савытны да бик яратмый, казанда кайнату кулайрак.

4. Калган шикәр комын салабыз да эреп беткәнче бутап торабыз. Шикәр эреп бетүгә утны сүндерсәк тә була.

5. Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырабыз һәм суынганчыга кадәр тынычлыкта калдырабыз. Тастымал-фәлән белән томалап кую да яхшы.

6. Иртәгәсенә сезне хуш исле, куе татлыкай көтәчәк.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Интернет чыганагыннан.
Читайте нас: