Беренче чиратта, оялу хисенең ни сәбәпле килеп чыкканын аңларга кирәк. Сез һәрвакыт кешеләрдән ояла идегезме? Һәркемнән ояласызмы, әллә аерым бер төркем кешеләр генә сезнең битегезгә кызыллык йөгертәме?
Оялу – ул үзеңне бер кысага кертү. Гадәттә, без әдәп-әхлак кагыйдәләреннән тайпылабыз, дип уйлаганда оялабыз. Әгәр бер төркемдә чыгыш ясарга, фикерегезне әйтергә, ашарга (ничек кенә сәер тоелмасын, без кайчак ашавыбыздан да оялабыз) уңайсызланасыз икән, монысы инде башка мәсьәлә. Кеше еш кына үзен артык ярату сәбәпле, башкаларны күрми, ишетми, игътибар итми. Артык озын итәк кидем, дип саныйсыз икән, бу башкалар да шундый фикердә дигән сүз түгел. Төркемдәге кешеләр сезнең турыда начар уйлый, өнәп бетерми дип борчылмас өчен алар турында фикерләгез. Ни өчен янәшәдә торучы як-ягына еш карана икән? Кешеләрнең үз борчуы да чиктән ашканлыгын аңлагыз. Аларның уйлары сезгә кагылмый. Чит кеше уен уйлап, үзегезне тар кысаларга кертмәгез.
Шулай ук кешеләрне күзәтү, тыңлаудан игътибарыгызны үзегез башкарган эшкә юнәлтегез. Яраткан шөгыль уйлап табыгыз. Кыскасы, баш миегезне яки кулларыгызны һәрвакыт эшләтегез.
Оялу шулай ук нәрсәне дә булса яшерүдән барлыкка килергә мөмкин. Шуңа да ихлас булырга тырышыгыз.
Үзегезне шәхес итеп тоегыз, югары бәяләргә өйрәнегез, шул чакта башкалардан кимсенмәссез. Матур, кабатланмас якларыгыз күп. Үзегезне ярата башласагыз, атлап йөрүегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз, хәтта карашыгыз да үзгәрәчәк.
Яхшы якларыгызны, уңышларыгызны санап чыгу да зыян итмәс.
Чыгыш ясаганда каләм тотып, ике кулыгызны кушып яки өстәлгә таянып сөйләсәгез, үзегезгә ышанычыгыз артыр.
Оялуны җиңә алу тәҗрибә аша барлыкка килә. Сез генә түгел, инде ничәнче концертында чыгыш ясаган җырчылар да дулкынлана бит. Дөньяга гадирәк күзлектән карагыз.