Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 гыйнвар 2019, 12:02

Ир-егетләр турында биш сер...

Хатын-кызлар колагына...

Сигез секунд. Гашыйк булу өчен ир-егетләргә төгәл 8 секунд җитә икән. Әгәр дә яңа танышкан егет 8 секунд буе күзен дә алмый карап торса, ул сезгә гашыйк. Бу вакыт эчендә хатын-кыз ир-егетне әле бәяләп кенә өлгерә. Ә ир-егетләр 4 секунд эчендә бәяли һәм калган 4 секунд дәвамында гашыйк булырга сәләтле.
Бер үбү дә җитә. Иртән эшкә киткәндә үбеп озатып калучы хатыннарга ирләре зуррак хезмәт хакы алып кайтып бирәләр икән.
Икегез бер булыгыз. Кеше үз мимикасын кабатлаганнарга якынрак була, андыйларны үз итә икән. Шуңа күрә ирегез алдында берәр гаебегезне йомшартырга теләсәгез, аның елмаюын үзегездә булдырыгыз. Күп еллар бергә яшәгән ир белән хатын бер-берсенә охшый, дип юкка гына әйтмиләр бит.
“Оялчан” дип кимсетмә. Яңа танышкан егетегез сезнең белән капма-каршы сөйләшкәндә оялудан кызара, сүзен онытып, фикеренең ахырына чыга алмыймы? Куып җибәрергә, аның турында начар уйларга ашыкмагыз. Телгә оста булган, чатнап торган егетләр күп очракта мактанчык, я алдакчы, я җитди мөнәсә­бәтләрне үз итмәгән кеше булып чыга. Алар теле белән бер сезне генә түгел, бер үк вакытта тагын унлап кызның башын әйләндерергә сәләтле. Шуңа күрә оялчан егет алдында артык кыю булып, аны куркытмагыз, кызлар.
Гүзәллектән башын югалта. Ир-егетләрнең бик чибәр һәм матур киенгән хатын-кызлар белән сөйләшкәндә бераз аңы томалана. Эш буенча әңгәмә булса да, ир-егетнең баш мие, үзенең башка вазыйфаларын онытып, чибәр­кәйне үзенә карату өчен бөтен көченә эшли башлый. Аеруча саргылт, алсу һәм кызыл кием кигән хатын-кызларга ир-егетләрнең күзе ешрак төшә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: