Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 декабрь 2018, 14:05

Ничек бизәнергә?

Яңа ел сәгате сугарга санаулы минутлар калып бара, ә сез, иске елда эшләп бетерәсе эшләрегез, табын әзерләү белән мәшгуль булып, үзегез турында онытып җибәргәнсез… Әмма елына бер килә торган бәйрәмдә матур һәм бөтенләй дә талчыкмаган кыяфәттә күренәсе килә бит! Нишләргә? Бу киңәшләр гүзәл затлар өчен.

* Иң элек чистарткыч күбек яки сабын белән битегезне юып, чиста тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.
* Битегезгә – база, ул булмаса, бик тыгыз һәм “авыр” булмаган тональ крем, күз төпләренә корректор сөртегез.
* Кашларыгызны сызыгыз, талчыкканлыкны яшерү өчен, кашның очка таба өлешен бераз “күтәртеп” җибәрегез.
* Күзләрегез кызарып торса, бер тамчы “Визин” салыгыз.
* Иренегезне күперебрәк торган итеп күрсәтү өчен, тональ крем сөртеп, ирен кырыйларын карандаш белән йөртеп чыгыгыз. Карандаш эзен мамык диск белән ярылып ятмаган чикләр булырлык итеп сөрткәннән соң, ачык төстәге ялтыравык яки иннек сөртегез. 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга янып торган төсләр белән саграк булырга киңәш ителә. Чөнки ул, тиренең халәте белән бәйле рәвештә, яшегезне һәм биттәге кимчелекләрегезне “сатарга” мөмкин.
* Битегез саф һәм талчыкмаган булып күренсен дисәгез, кашның очына таба булган почмакка һәм биткә алсу яки шәфталу төсендәге иннек сөртегез.
* Керфекләрегезне буягыз, сөрмә тартмасагыз да була.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: