Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 декабрь 2018, 13:56

Чама белегез!

Табиблар Яңа ел табынында кеше сәламәтлегенә аеруча зыян китерергә ихтимал булган биш азык-төлекне билгеләгән. Болар:

“Дәвамлы” коктейльләр. Яңа ел кичәсендә күпләр каты градуслы эчемлекләрне газлы су белән кушып зур хата ясый. Бокалларына аракы, ром, виски, коньяк белән бергә кока-кола, лимонад коялар. Мондый коктейль алкогольнең әчелеген киметә, нәтиҗәдә ул күпләп һәм тәмләп эчелә. Икенчедән, газлы эчемлек алкогольгә канга тизрәк үтеп керергә булыша, димәк, кеше тизрәк исерә.
Майонез. “Оливье”, ягъни кышкы салаттан башка Яңа ел табынын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин өстәлгә аларның төрлесе менеп кунаклый. Боларның барысы да майонез кушып эшләнә, димәк, организмга шактый авырлык китерә. “Майонез җылыда бик тиз әчи башлый, аның белән агулану ихтималы арта”, – ди табиблар. Шуңа да майонез кушып ясалган салатларны табын башында ук ашарга киңәш ителә.
Шампан шәрабы. Яңа ел табыны, әлбәттә, шуның белән башлана. Күбекләнеп торган бу эчемлек – бәйрәмнең символы! Ләкин… шампан шәрабы эчкәннән соң күпләр сару кайнауга зарлана. Әгәр моңа өстәп “коры” шәраб та эчеп куйсаң, хәлләр түзеп тора алмаслыкка әверелүе бар. Хәтта Яңа ел кичендә дә шампан шәрабын бер бокалдан артык эчмәскә чакыра табиблар.
Симез ит. Кыздырылган каз, үрдәк итен күрү белән авыздан сулар килә башлый. Аларның барысы да сусыл, кетердәп тора һәм… гаять майлы. Шуңа да ул итне эшкәртү бахыр ашказаныбызга искиткеч авыр бирелә.
Ит ашарга яратасыз икән, каз, үрдәкнекен куян яки тавык итенә алмаштырыгыз. Дөрес итеп әзерләнсә, алар тәм ягыннан һич калышмый.
Әйткәндәй, кыздырылган итне без, гадәттә, кыздырылган бәрәңге белән ашарга яратабыз. Кыздырылган иткә гарнир итеп пешерелгән яшелчәләр бирелсә, яхшырак булачак.
Мандарин. Ул сәламәт кеше өчен бик файдалы. Ләкин ашказаны җәрәхәте, эчәк авырулары, гастрит яки холецистит белән авыручыларга алар зыян да салырга мөмкин. Чөнки алар ашказанының лайлалы тышчасына һәм эчәкләргә начар тәэсир итә.
Мандариннарны, башка җиләк-җимеш кебек, төп блюдодан соң ашарга киңәш ителми. Чөнки ит өстенә килеп төшкән җимеш аның эшкәртелүен көтеп ятарга тиеш була. Ә бу вакыт эчендә мандарин әчи, нәтиҗәдә корсакта һава җыела, эчәкләргә авырлык төшә.
Мандарин яратучыларга киңәш шул: ашыйсыгыз килә икән – табында сыйлануны мандариннан башлагыз.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: