Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 декабрь 2018, 14:07

Яңа ел табынына телне йотарлык каз!

Уфа "Нур" татар дәүләт театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимовтан шәп рецепт.

Яңа ел табынын каз итеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Билгеле булуынча, бәйрәм казын безнең ир-егетләребездән дә остарак әзерләүче юк. Бүген сезнең игътибарга Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры Байрас Надыйм улының “фирменный” рецептын тәкъдим итәбез. Телне йотарлык тәмле була!
Ит кисә торган тактага тоз һәм борыч сибеп, уртача кисәкләргә туралган каз итен шунда яхшылап әвәлибез. Төше алмаган караҗимешне җылымса суда юабыз. Каз кисәкләрен казан төбенә тиреле ягы белән аска каратып, бер кат тезеп чыгабыз. Аның өстенә караҗимеш тезәбез. Ит белән кара җимешне шулай чиратлаштырабыз. Шуңа бер стакан әчкелтем алма суты өстәп, газ өстенә пешерергә куябыз. Казны талгын утта сәгать ярым томалап пешерәбез.
Табынга чыгарганда, каз кисәкләре өстенә караҗимешләрне матурлап тезәбез. Бу рецепт белән пешергән каз ите йомшак һәм сусыл була.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: