Мәрҗән рифларын саклау проблемасы барлыгын, аның бөтен дөнья океаны экосистемасына тәэсирен белгәнгә күрә, «чын мәрҗән»нең еш кабатлануы белгечләрнең һәм экологларның гына игътибарын җәлеп итеп калмый. Әлеге төс бик экзотик булуга да карамастан, барлык хатын-кызларда да ихтыяҗ зур булачак аңа. Ир-атлар да битараф калмаячак. Артык сагракларга – классик соры төсмерләр, интеллектуалларга көрән төсмерләр белән яраштырырга киңәш итәләр. Ә fashionist Pantone картасын куллана ала. Анда җаның нинди төс тели, барысы да бар. Ел төсе белән параллельләр уздыра башласаң, татар кызларына бәхет елмайды дигән сүз.
Мәрҗән бизәнү әйберләре гомер-гомергә, аеруча XIX –XX йөзләрдә татар кызлары өчен бик затлы саналган. Әле бүген дә әбиләребезнең мәрҗән муенсалары саклана. Борынгы заманнарда татар кызлары бик прагматик булган, бизәнү әйберләрендә табигый ташларны файдаланган. Күп илләрдә мәрҗән муенсалар хатын-кызларның этнографик костюмнарында алыштыргысыз атрибут саналган. Муенсалардагы мәрҗәннәрнең ничә рәт тезелүенә карап, хатын-кызның нинди гаиләдән икәнен белгәннәр. (Рәтләр күбрәк булган саен, затырак, баерак, янәсе.) Асылташлар ниндидер мәгънә аңлаткан, файдалы үзлекләре белән игътибарны җәлеп иткән.
Әйдәгез, кайберләрен карыйк.
Фирүзә – мәхәббәт һәм тугрылык ташы, шулай ук күзләрнең һәм эчке органнарның сәламәтлеге өчен кулланалар.
Гәрәбә – табигый сумала, калкансыман бизне дәвалау һәм аңа бәйле проблемалардан котылу өчен яхшы.
Мәрҗән – уңышны үзенә тарта, алдан күрүчәнлекне көчәйтә, психик халәткә уңай йогынты ясый, логик фикерләү сәләтен үстерә. Яшеннән, күз тиюләрдән саклану өчен тагалар аны.Борынгы греклар алсу мәрҗәннәр бәхет китерә, озын гомер тәэмин итә дип исәпләгән.