Мандаринда бик күп С витамины бар. Әлеге җимеш пектиннарга, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына да бай. Составында лимон кислотасы булу сәбәпле, мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы матдәләрне үзенә җыймый.
Иң файдалы үзенчәлекләренең берсе — мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Кабыгы аш кайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.
Галимнәр, мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә, дигән нәтиҗәгә килгән. Витаминнарга бай бу җимеш аппетитны арттыра, күз күремен, матдәләр эшчәнлеген яхшырта.
Мандарин файдалырак булсын өчен аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар.
Мандарин — бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның тонусын күтәрә. Мандаринны бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ашарга киңәш ителә. Чөнки йөклелекнең икенче триместрында организмда С витаминына кытлык сизелә башлый. Шулай да мандарин аллергия чыгарырга мөмкин. Әмма норманы саклаган очракта куркынычы юк. Мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә (1 мандарин кабыгы + 1 стакан кайнаган су) токсикозны киметә, күңел болгануны, косуны бетерә.
Җимешнең өлгергән булу-булмавын кабыгына карап чамаларга мөмкин. Сусыл, баллы мандарин тыгыз, шома булырга тиеш. Кабыгын учка салып кысканнан соң сут бүленеп чыга икән, димәк, өлгергән. Җитлеккән җимеш башкаларына караганда авыррак та була. Кабыгы яньчелгән, бәрелгән икән, андыен сатып алмагыз.
Эчәкләрендә йогышлы авырулар булганнарга, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Ул ашказанындагы әчелекне арттыра һәм эчәкләрнең лайлалы тышчасына тискәре йогынты ясый, бөерләргә дә зарар салырга мөмкин. Гепатит, нефрит һәм холецистит булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш ителә.
Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк.