Гадәттә, кәбестә йомарлана башлагач, аңа корт төшә, яфракларын тишкәләп бетерә. Мондый вакытта химик чаралар кулланырга ашыкмагыз. Гадәти генә бер чара күрү сезнең эшне күпкә җиңеләйтер. Моның өчен суга 1 стакан аш серкәсе (9 процентлы) салып, кәбестәләргә лейка белән коегыз. Нәтиҗәсен берничә көннән күрерсез. Бөҗәкләрнең, ап-ак күбәләкләрнең әсәре дә калмас. Арзан да, зарарсыз да серкәле су кәбестәләрегезне саклап калырга ярдәм итәр.