Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 август 2018, 13:31

Алмадан бик тәмле конфитюр!

Алмадан конфитюр танылган җырчы Айгөл Бариева рецепты буенча.

Алмадан конфитюр танылган җырчы Айгөл Бариева рецепты буенча.


Алмаларны юабыз, саркытабыз, кортларыннан арындырабыз (төшләрен һәм кабыгын алмаска да була, иң мөһиме – кортлары калмасын).
10 литрлы чиләктәге алманы калын төпле кәстрүлгә салабыз да өстенә 1,5 литр су коябыз.
Шуны талгын утта 1 сәгать кайнатабыз.
Шуннан пешкән алманың суын марля аша сөзәбез (мин кичтән марляга куеп калдырдым).
Иртән 1 литр суга 1,2 килограмм шикәр комы салып, талгын утта 40 минут кайнатабыз.
Конфитюр әзер.
Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка алып куябыз.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: