Кукуруз клетчаткага да бай. Ул эчәклекне чистартып кына калмыйча, организмдагы яман шеш китереп чыгаручы калдыкларны да чыгара.
Кукурузга алтынсу төс бирүче каротиноид шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Кукуруз кисәкләре кандагы холестеринны киметә. Кукуруз ризыклары атеросклерозны кисәтә.
Дөрес тукланган карт кешенең күзе яхшы күрә, дип белдерә диетологлар. Сары пигментлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр күз күремен сакларга ярдәм итә. Сары кукуруз чәкәннәре, кишер, кабак һәм әфлисун кебек үк, күз өчен бик файдалы. Тик дәвалану өчен яшь, сөтле чәкәннәрне сайларга кирәк. Артык картаеп киткән кукурузны организм бик авыр эшкәртә.
Ә кукуруз, боткалар, ипи, яшелчә, кузаклылар составындагы катлаулы углеводлар нигездә крахмалдан тора. Алар ашказанына эләккәч, әкрен таркала һәм баш мие күзәнәкләре тиешенчә туенып өлгерә.
Кукуруз маенда гомерне озайтучы Е витамины күп. Кремнарга юкка гына кукуруз мае кушмыйлар. Ул тиренең сыгылмалылыгын, саклану үзлеген арттыра.
Чәкәнне чорнап алган “чәч”ләрне халык медицинасында бәвел һәм үт суы кудыручы, кан агуны туктатучы буларак кулланалар. “Чәч”ләрне кукуруз өлгереп җиткәнче җыеп, ачык һавада киптерәләр.