Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 август 2018, 16:39

Бөерләреңне чистартасың киләме?

Күп кеше бөер авыруыннан иза чигә, еш кына бөерләргә ком-таш утыра.

Ә бу авыруларның барысын да гап-гади кабак суы дәвалый. Чөнки кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру һәм бәвел кудыру үзлегенә ия.
Шулай булгач, дуслар, кабак белән дуслашыгыз, даими рәвештә аны кулланып, бөерләрегезне ком-таштан чистартыгыз!
Онытмагыз: сәламәт булуыгыз бары тик үзебезнең кулда!

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: