Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 август 2018, 16:46

Иң зур җиләк сайлыйбыз!

Карбызлар арасыннан буй-буй сызыклары ачык беленеп торганын карарга кирәк.

* Карбызның “тавышын” тыңлап алсаң була: сак кына суккалап, шакып караганда аннан яңгы­равык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгы­рау булып чыкса, димәк, ул өлгермәгән килеш өзелгән, яки җитешмичә җыелган карбызның эчендә суы күп булып, ул инде әчи башлаган булырга мөмкин.
* “Койрыгы” кипкән булса яхшы.
* Карбыз таш кебек каты булмасын, бармак белән басканда чак кына изелеп торырга тиеш.
* Карбызның сыйфаты шикле тоелса, аны ярып карау да җитә.
* Нитраты күп булган карбызның төсе ачык-кызыл, шәмәхәләнеп тора.
* Карбызның үзәгеннән кабыгына таба сузыл­ган җепселләре сәламәт карбызныкы – ак, ә нитратлы карбызныкы сары була.
* Чиста карбызның кискән җире – ярмаланып, ә агулы карбызныкы тип-тигез, ялтырап тора.



"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: