Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 июль 2018, 14:19

"Ялкынлы" помидор

Әле помидор өлгергән вакыт. Шул уңайдан телне өтә торган, шул ук вакытта бик тәмле дә "Ялкынлы помидор" рецептын тәкъдим итәбез.

"Ялкынлы помидор"ны эшләр өчен 3 килограмм помидор алабыз. Төсе матур булсын өчен аларның иң кызылларын гына сайлыйбыз.
Шуларны чистартылган 5 баш сарымсак белән иттарткыч аша үткәрәбез. Шул массага ярты стакан аш серкәсе (пыяла савыттагы), ярты стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, тулыр-тулмас чәй калагы кызыл борыч салабыз һәм 3 сәгать чамасы, шикәре һәм тозы эреп беткәнче, мистә тотабыз. Шуннан, кавырсын шешәләргә тутырып, суыткычка алып куябыз.
"Ялкынлы помидор" ипигә ягып та, икенче ашларның өстенә салып та ашарга бик тәмле. Кыскасы, эшләп карагыз, дуслар!

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: