Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә — 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дәвалаучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да, суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.
Укроп орлыгы төнәтмәсенең тагын бер рецепты: 2 аш кашыгы орлыкны тартып, 0,5 литр кайнап торган су коялар да, 30-40 минут төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30 минут кала, көнгә 3-5 мәртәбә 100әр миллилитр эчәләр. Баш авыртулар да булган баш мие атеросклерозыннан, гипертониянең башлангыч стадияләреннән, хроник коронар җитешсезлектән, тынычландыргыч буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъзалары спазмнарыннан, аппетит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен һәм газларны куучы буларак кулланыла.
Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.
Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торучы су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.
Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.
Сидек тотмаудан. Әлеге чирне укроп ярдәмендә 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы җирдә (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.