Тәнне ныгыту өчен. Кара бөрлегән суты сусынны баса, тынычландыра, матдәләр алмашынуын җайлый. Ике калак җиләккә һәм аның вакланган яфракларына яңа кайнап чыккан 1 стакан су салыгыз да 30 минут төнәтегез. Төнәтмәне 2-3 атна дәвамында көнгә 3 тапкыр 0,3 стакан эчегез. Яисә стаканның биштән бер өлеше күләмендә кара бөрлегән сутына 1 аш кашыгы бал һәм ярты стакан кайнаган (әмма кайнап торган булмасын) су салып болгатыгыз. Организмны гомум ныгыту өчен кара бөрлегәнгә яңа кайнап чыккан су салыгыз һәм, җимеш сабаклары белән бергә төнәтеп, чәй урынына эчегез.
Эч киткән очракта. Өлгереп җитмәгән кара бөрлегәнне киптереп төегез һәм тәменчә шикәр комы салып болгатыгыз. Он хәлендәге әлеге кара бөрлегәнне көнгә 3-4 тапкыр, берәр аш кашыгы (балаларга – көнгә 3 тапкыр яртышар калак) кабыгыз, артыннан су яисә җылы чәй эчеп куегыз.
Салкын тигәндә. 4 аш кашыгы кара бөрлегәнгә (кипкәнен кулланырга да мөмкин) 2 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз. Төнәтмәне көн дәвамында тигез өлешләргә бүлеп эчегез. Өлгергән җиләкләр һәм алардан әзерләнгән төнәтмә тән кызышуын бетерү үзлегенә ия. Аны үпкә һәм тын юллары ялкынсынуын дәвалау өчен билгелиләр.
Бик нык өшегән чакта. Түбәндәге төнәтмә әзерләгез: кара бөрлегәнгә 1:10 нисбәтендә аракы салыгыз һәм вакыт-вакыт болгатып алып, 10 көн төнәтегез. Шуны көненә 3 тапкыр 3-4әр аш кашыгы эчегез. Шул ук вакытта көн дәвамында ике литр ярым сыекча эчәргә кирәк булыр.
Азканлылык күзәтелгәндә. Кара бөрлегән сутын көнгә берәр стакан эчегез. Ул баш мие, кан тамырлары эшчәнлеген җайлар һәм хәтерне яхшыртыр.
Тәндәге яра һәм җәрәхәтләр төзәлмәгәндә кара бөрлегән сутын кулланалар. Чөнки ул яраны төзәтү үзлегенә ия. Яңа әзерләнгән сутны караңгыда 2-3 көн тоткач, тәннең зыян килгән урыннарына сөртегез. Вакытыннан алда чал чәчләр пәйда булганда һәм чәчләрне ныгыту өчен кара бөрлегән сутын башка сөртегез.