Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 июнь 2018, 12:55

Үлгән корт та файдалы!

Балның кеше организмы өчен файдалы булуын беләбез. Халык медицинасы бал кортларын да төрле авырулардан куллана. Аларны озак еллар асраганнар исә кышын умарта төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми, дару ясый­лар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 литрлы банкадагы кортны литр ярымлы шешәгә салып, аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр грамм 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.
Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашынуын яхшырта, панкреатит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары чирләре, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт органнары һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.
Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич бер чәй калагы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъдарын акрынлап 1 аш кашыгына җиткерәләр.
Бөер авырулары булганда, симерүдән интеккәндә мондый төнәтмә ясыйлар: 2 аш кашыгы кортны ярты литр кайнар суга салып, 1 сәгать кайнаталар. Сөзеп, ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы - 2-3 ай.
Умыртка баганасы, буыннар авыртканда йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәлөр. 200 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы он хәленә китерелгән корт салып, пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар.
Халык медицинасында балавыз белән дәвалану да киң таралган. Ул тән тиресенә бик тиз сеңә, шуңа да аны пешкән урыннарны, яраларны дәвалау өчен кулланалар.
Балавыз теш төпләрен ныгыта, шул ук вакытта тамак ялкынсынуын, тын юллары системасы авыруларын дәвалауда ярдәм итә. Гомумән, балавыз бик күп авырулардан файдалы. Аны балга һәм бал продуктларына аллергия булган очракта гына кулланырга ярамый.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: