Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 сантиметрдан да озын түгел) җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яисә банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.
Медицина өчен үги ана яфрагының тамыр яны яфраклары, сирәк кенә чәчәкләре әһәмияткә ия. Аларда 2,6 процентка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдәләре – чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар.
Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы нәтиҗәле дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе ютәлне йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (югары сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бума чире, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр ашаганга кадәр 1-2 аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе спазмолитик үзлекләргә дә ия.
Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә, үги ана яфракларын бума һәм башка тын алулары авыруларына каршы торучы буларак кына кулланып калмыйлар, төнәтмәсен аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк авыруларыннан да эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары сутын туберкулездан, озакка сузылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә каплыйлар. Яфраклары боткасын сөялләрне бетерү өчен дә кулланалар.