Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 Май 2018, 12:02

Эш башлар алдыннан Айга кара!

Кичә тулган Ай Укчы йолдызлыгында булды. Куе болытлар артыннан тулган Айны күзәтеп булмаса да, тәҗрибәле бакчачылар мондый көнне чәчү-утырту эшләрен башкарырга ярамаганлыгын яхшы белә.

Бу көнне үсемлекләр бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Тулган Ай көнне чәчәргә, утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми. Чүп утарга, яшелчәләрнең, чәчәкләрнең төпләрен йомшартырга мөмкин.
Бүген Ай акрын гына кими башлады. Бүген-иртәгә бакчачыларга җир казу, түтәл әзерләү, туфракны йомшарту кебек эшләр белән шөгыльләнергә була. Шулай ук, 31 майда һәм 1 июньдә утырткан топинамбур, бәрәңге, суган, редис, сарымсак кебек яшелчәләр мул уңыш бирәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: