Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 Май 2018, 18:13

Алмагач чәчәген җыеп калыгыз!

Ә сез аларның десертлар, тортлар өчен шәп бизәгеч була алуын беләсезме?

Алмагачлар ап-ак чәчәккә төренгән гүзәл мизгел! Әнә шул үтәкүренмәле, ефәк төсле чәчәкләр десерт өстенә бер дигән бизәгеч.
Моның өчен алмагач чәчәкген җыеп, салкын суга салыгыз. Аннары сөлгедә киптерегез. Йомырка агын күпергәнче туглагыз һәм чәчәкләрне шунда манып алыгыз. Соңыннан өстенә күп итеп шикәр пудрасы сибәргә кирәк.
Чәчәкләрне тәлинкәгә куеп киптерегез. Алар кәнфит тартмаларында бик яхшы саклана. Татлы чәчәкләр белән чәк-чәк, пудинг, торт өстен бизәп җибәрсәгез, ризык матур, затлы күренәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: