Баланы чит-ят кешеләргә 40 көн узганчы күрсәтергә ярамый дигән сүз дә йөри. Моны безнең әби-бабаларыбыз тикмәгә генә эшләмәгән. Болай итү баланы күз тиюдән саклаган. Шушы вакыт узганчы баланы ялгызын гына калдыру да тыелган. Мондый гадәт төрки телле халыкларның барысында да күзәтелә. Үзбәк, казах, төрекләр дә балага 40 көн булганчы аны чит кешегә күрсәтми икән. Күз тимсәсен өчен йортка миләш, шомырт агачы ботаклары куела. Шулай ук сабыйның киемнәренә дә миләш агачы тагу аны күз тиюдән саклый, дип санала.
Кырык көн узгач, бәби туе уздырганнар. Алтайдагы халыклар нәсел дәвамчысы булачак малай туса, кырык көн генә түгел, күз тиюдән куркып, аны хәтта бер ел буе кешегә күрсәтмәгән. Томск татарлары исә, балага кырык көн тулгач, аны кырык кашык су белән дога укып юганнар. Төрки халыкларда бу бәйрәмне “челлә” дип тә йөртәләр. Үзбәкләрдә һәм казахларда “кыркындан шыкты”, кыргызларда “кырк кун” дип атала.
Бездә дә бәби туе уздыру күркәм бәйрәм булып тора. Шөкер, мондый гадәт әле дә онытылмый. Бер уйлаганда, кечкенә бала белән кунаклар җыю кыенрак булса да, дусларның, туганнарның бер билгеләнгән көндә килүе яңа гына бәби тапкан ананың күңелен күтәрә. Бәби туен “бәби чәе” дип тә йөртәләр.