Тукыма. Хәзерге вакытта пәрдә тукымаларының табигый (җитен тукыма), ясалма (полиэстер һәм ясалма ефәккә җитен, мамык кушып ясала), катнаш (киҗе-мамык һәм ефәк катнашмасы, синтетик һәм табигый җепләрдән тора) төрләре сатыла. Катнаш һәм ясалма тукымалар көндәлек өчен бик уңайлы. Алар җиңел юыла, ныклы, бөгәрләнми. Сайлыйм дисәң, төсләре дә күптөрле. Табигый тукымадан тегелгән пәрдә яктылыкны яхшы үткәрә, тузан җыймый, тиз таушалмый. Аны гел үтүкләп торасы да юк.
Үлчәм. Пәрдәнең үлчәмен сайлаганда бүлмәнең, тәрәзәләрнең зурлыгы белән яктылык та исәпкә алынырга тиеш. Зур тәрәзәле иркен бүлмәләргә озын пәрдә килешәчәк. Пәрдәнең киңлеге исә кәрниз зурлыгыннан өч тапкыр артыграк булырга тиеш. Болай эшләгәндә анда вертикаль “дулкыннар” пәйда булачак. Бу пәрдәгә җиңеллек өсти.
Бизәк. Караңгы бүлмәнең түшәмен биегрәк итеп күрсәтергә теләсәгез, төрле төстәге рәсемле пәрдәләр сайларга киңәш ителә. Яктылык аз булган бүлмәгә ачык төстәге пәрдәләр дә туры киләчәк. Гади һәм җиһазлары аз булган бүлмәдә төрле төсләргә кереп ялтыраучы, ярым үтәкүренмәле пәрдә матур торачак. Зур рәсемле пәрдә белән дә сак булырга кирәк. Ул интерьерны ямьсезләячәк. Бүлмәне киңрәк итеп күрсәтергә теләүчеләр горизонталь сызыклы пәрдә сайлый ала. Биек түшәмле, зур тәрәзәле иркен бүлмәдә күпкатлы тукымадан ясалган, купшы рәсемле, зур бантлы пәрдә матур торачак.
Төс. Җылы төсле пәрдәләр (шәмәхә, кызыл, сары һ. б) исә аны, киресенчә, ерагайтачак. Шунысы да бар: ачык төстәге пәрдә бүлмәне иркенәйтә, караңгы төстәгеләре, киресенчә, кечерәйтә. Акчаны янга калдырырга теләүче хуҗабикәләргә бүлмәдәге җиһаз төсендәге пәрдә сатып алырга киңәш ителә. Ник дигәндә, гадәттә, стенадагы обойлар бүлмәдәге җиһазга караганда ешрак алыштырыла. Акчасын кызганмаучылар исә пәрдәне стенадагы обой төсенә туры китереп ала. Әгәр бүлмәгез чуар, анда бер генә төсне дә аерып булмаса, пәрдәне бүлмәдәге иң зур әйбернең төсенә (мәсәлән, диван, идәндәге зур келәм һ. б) туры китерергә мөмкин. Пәрдә төсен туры китерә алмам дип курыккан кешеләр ком төсендәге, аксыл сары яисә аксыл көрән төстәге пәрдә элеп куйса да ялгышмас. Төп игътибарны бүлмәдәге тәрәзәгә юнәлтергә теләсәгез, ачык төстәге буйлы-буйлы, шакмаклы пәрдәгә өстенлек бирегез.