Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 март 2018, 11:32

Язгы эшләр

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертергә кирәк. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
Язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агачларында чәчкә бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.
Мартның икенче декадасында агачларның һәм куакларның картайган яки артык үскән ботакларын кисеп, аларны формалаштырырга мөмкин. Кар эреп бетүгә, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен агачларны махсус пояслар белән каплыйлар. Бу вакытта теплица эчендәге кар да эреп беткән була, хәзер дезинфекцияләү эшләрен башкарырга кирәк. Кояшлы җылы көнне теплицаның эчке ягын чәй содасы һәм кер сабыны салынган җылымса су белән юыгыз. Янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп чыгыгыз. Кайбер бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылмаларны яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә. Поликарбонаттан корылган теплицаны юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланыгыз, чөнки тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.


Тулырак мәгълүмат "Кызыл таң" гәзитенең http://kiziltan.ru/poleznoe/10305-yazgy-eshlr.html сайтында.
Читайте нас: