Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 февраль 2018, 11:44

Үзең үстергәнгә җитми инде!

Бакчачылар февраль-март айларында үсенте утырту белән мәшгуль. Яхшы үсенте үстерү өчен ярыйсы гына көч түгәргә кирәк. Эш башлаганчы кирәкле әйберләрне әзерлик. Сыйфатлы орлык, туклыклы “сәламәт” туфрак, ашлама һәм биопрепаратлар, савытлар (тартма, кассета, торф яисә плас­тик чүлмәкләр), фитояктырткыч кирәк булачак.

Тәҗрибәле бакчачылар үсенте өчен туфракны көздән үк бакчадан алып, янган тирес яисә компост белән бутап әзерләп куя. Аны кышкы салкыннарда тышта яхшылап туңдыра­лар. Тик помидор, борыч, баклажан үсентеләрен үс­терү өчен җирне шул ук яшелчәләр үскән түтәлдән алырга ярамый, югыйсә, үсентеләрегез чирли башлаячак.
Салкыннан алып кергән туфракны берничә көн җылы урында тотканнан соң, марганцовка эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 1 литр суга 1 грамм чамасы марганцовка алына. Дезинфекция үткәр­гәннән соң, фитоспорин белән дә эшкәртеп кую туфрак өчен файдалы булачак. Кайбер бакчачылар биопрепаратлар да куллана. Аларны 1 литр туфракка 1 аш кашыгы салырга кирәк. Үсенте өчен әзер­ләнгән туфрак йомшак булырга, күпереп торырга тиеш. Шуңа күрә аны елга комы, вермикулит яисә перпит белән бутыйлар. Шулай ук, бакчачылар торфны да бик яратып куллана.
Февральдә табигать кояш җылысына саран була әле. Яңа гына башын төртеп килүче үсентеләргә яктылык җитмәү аеруча начар йогынты ясый. Алар нечкә булып үсеп китә, төссезләнә, егыла башлый. Тәрәзә төбендәге үсен­теләргә кышкы көндә якынча 8 сәгать яктылык төшә, ә алар ким дигәндә 14 сәгать яктылык күрергә тиеш. Беренче өч көндә тәүлек әйләнәсенә фитолампа кабызып тоткан очракта, үсенте тиз ныгып китәчәк. Соңрак лампаны кичке һәм иртәнге сәгать­ләрдә генә кабызып алырга да була.
Бакчада иртә уңыш алу өчен үсентене соңга калмыйча утыртырга һәм яхшылап тәрбияләргә кирәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: