Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 гыйнвар 2018, 13:17

Йоклый да белергә кирәк

Йокы - организм өчен иң яхшы ял: йоклаганда кешегә яңа көч туплана, нерв системасы тынычлана, мигә кан йөреше яхшыра.

Йокы чиратлашучы фазалардан — төшле һәм төшсез өлешләрдән тора. Әгәр сез 4-5 фаза аша үтәсез һәм бу вакытта бер дә уянмыйсыз икән, димәк, 5 сәгатьтән соң үзегезне яхшы ял иткән һәм күтәренке кәефтә хис итәрсез.
Ләкин кайвакыт тиз генә йоклап китеп булмый. Беренче чиратта, туклыклы кичке аштан баш тартыгыз һәм йокларга 3-4 сәгать кала ашагыз. Урамда кичке һавада йөреп керегез. Җылы ванна керегез, яки аякларыгызны җылы суда тотыгыз. Биек мендәрдә йокламагыз. Башны биектә тотып йокласаң, муенда тирән җыерчыклар барлыкка килә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: