Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 декабрь 2017, 12:11

Яңа ел табынына!

Тутырылган помидорларХәерле көн, дуслар! Сез әле Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләү турында уйлана башладагызмы? Мин башладым. Кичә менә тутырылган помидорлар эшләп карадым. Бу ризыкны әзерләүгә нибары 15 минут вакыт китте. Помидорларым бик тәмле, туклыклы килеп чыкты.Рецептын сезгә дә языйм әле.

Кирәк:
4 помидор
150-200 грамм пешкән ит
7 тырнак сарымсак
3әр аш кашыгы каймак һәм майонез
100 грамм сыр
кара борыч
тоз
бизәү өчен салат яфраклары
Эш барышы
1. Пешкән кара итне сарымсак белән бергә иттарткычтан чыгарабыз.
2. Шуңа майонез, каймак, тоз, борыч кушабыз.
3. Помидорларны урталай бүләбез һәм эчләрен алабыз.
4. Шуларга, тыгызлап, алдан әзерләнгән массаны тутырабыз.
5.Өстенә уртача кыргычтан үткәрелгән каты сыр сибәбез.
6. Тәлинкәгә салат яфраклары тезеп чыгабыз да помидорларны матурлап урнаштырабыз.
7. Тәмле генә кабымлыкны өстәлгә бирәбез.7
Бу ризыкның өстенлеге шунда, беренчедән, ул тиз эшләнә, икенчедән, тәмле килеп чыга, өченчедән, сарымсаклы (үзегез беләсез, сарымсакның үзен генә ашап утырып булмый), дүртенчедән, диетик, бишенчедән, Яңа ел табына менә дигән ризык. Ашларагыз тәмле булсын, дуслар!


"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: