Тәнне чистарту өчен. Гүзәл затларыбызның косметика кибетләрендә матурдан-матур скраб тартмаларына кызыгып та, бәясенә күз салгач, товарсыз гына чыгып китү очраклары аз түгелдер. Ә бит аның урынына гап-гади шикәр комын кулланырга була. Ул, үле күзәнәкләрдән чистартып, тән тиресен искиткеч дәрәҗәдә шомартып калдыра, хатын-кызларның явызлардан-явыз “дошманы” – целлюлитны киметә. Шикәр комы белән чистартканнан соң тән тиресе крем, лосьоннарны яхшырак сеңдерә.
Скраб ясауның бернинди дә авырлыгы юк: 3 аш кашыгы шикәр комына, хуш ис өстәү өчен, бер чеметем какао яисә төелгән кофе һәм сабыйларның тәненә сөртү өчен тәгаенләнгән 1-2 кашык май өстәргә. Яхшылап болгатып, душта юыныр алдыннан тәнне шушы катнашма белән ышкырга.
Ирен ярылганнан. Шикәр комы ярдәмендә ярылган иренне дә тиз генә дәвалап була. 1 чәй калагы шикәр комына шулкадәр үк эремчек яки каймак өстәгез. Килеп чыккан катнашманы иренгә сылап, 10 минут чамасы тотыгыз. Сөт аксымы һәм мае иренне тукландыра, ә шикәр бу туклыклы матдәләрнең эчкә үтеп керүе өчен тире күзәнәкләрен ача.
Терсәк һәм үкчә ярылганнан. Бер телем (боҗра) лимонны кисеп, өстенә шикәр комы сибегез дә терсәк яисә үкчәгә куегыз. Әле бер якка, әле икенче якка әйләндереп, яхшылап ышкыганнан соң шушы урынга ябып, 10 минут тотыгыз. Шикәр комы тән тиресен үле күзәнәкләрдән арындырачак. Ә инде лимон суты катыланган катламны йомшартачак.
Майдан арындыру өчен. Шикәр комы майлы кул һәм савыт-саба юу өчен дә бик кулай. Бу очракта үзен генә яисә 1:1 нисбәтендә чәй содасы кушып кулланырга була.
Утын яндырып җибәрү өчен. Монысы инде ирләрегезгә кагыла. Шашлык пешерү максатында ягып җибәргәндә утынга сибү өчен махсус химик сыекча урынына шикәр комы кулланырга була. Болай эшләгәндә, әлбәттә, ут авыррак кабыначак, аның каравы, әзерләнгән ризыгыгыз файдалырак булачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.