Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 март 2021, 09:28

Теплицаны электрсыз да җылытырга мөмкин

Теплицаларны сафка кертү турында уйлана башладык та инде. Яз җитә бит. Аны җылыту, яисә андагы җылыны тоту кыенлыклар тудыра. Теплицаны, гадәт, электр ярдәмендә җылытабыз. Ә без сезгә электрсыз да бик җиңел ысул тәкъдим итәргә булдык.

Консерва банкасы кирәк булачак. Ул озынча булсын. Мәсәлән, консервланган яшел борчак банкасы. Шушы банка эченә шәм утыртыгыз, көнбагыш мае салыгыз. Май банка тулыр-тулмас күләмдә булырга тиеш. Ә хәзер шәмне кабызыгыз да банканың өстен тимер чиләк белән каплагыз. Моның өчен иске, тишек чиләк кулланану яхшы, чөнки кислород кермәсә, шәм сүнәргә мөмкин.
Шулай итеп, шәмнең кечкенә ялкыны ярдәмендә бөтен тирә-юнь җылыначак. Әгәр дә теплицаның зурлыгы 6 метрга 3 метр икән, шундый ике "мич" кирәк булачак. Сүз уңаеннан, мондый учак теплицаны 3 көн дәвамында җылы тота ала. Ә менә соңыннан банкага көнбагыш мае өстәргә кирәк булачак.
Фото: YouTube

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru

Читайте нас: