Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2021, 12:46

Сөяркә

Кичке тугызларда тимер юл вокзалында сеңлемне Мәскәүгә озатып, кузгалып киткән поезд артыннан кулымны селкеп калгач, кайтыр якка борылдым. Ашыга-ашыга сквер буйлап атлаганда, эскәмиядә бөкшәеп утырган сәләмә кыяфәтле бер иргә кырын гына күз салып үттем. Өстендә ялангач тәнгә генә киелгән, тапланып беткән кәчтүм, аннан да пычраграк, балаклары тубыкларын ачып торган чалбар, аякларында арты тапталып, ямьшәеп беткән ботинкалар... Йөзен сакал-мыек баскан, майланып каткан чәчләре укмаш-укмаш булып, тырпаеп тора. Метр ярымлап ара калдырып үтсәм дә, борынга сасы ис бөркелеп китте. Йә Ходаем, шушындый көннәргә калдыра күрмә!..

Ун адым атладым ми­кән, “Энҗе!” дип эндәшкән үтә таныш тавышка сискәнеп, борылып карадым. Болай итеп, аерым бер ягымлы аһәң белән, ул гына эндәшә иде бит...
Әстәгъфирулла тәү­бә, Нәүфәл түгелме соң бу?! Башкача танырлык булмаса да, тавышы шуныкы бит, шуныкы!
– Нәүфәл?!
– Мин бу, Энҗе, мин, – дип сөенгән шикелле булды ул. – Менә бит, исән кешеләр бер очраша диләр...
Көтелмәгән мондый күре­шүгә мин әзер түгел идем, куанырга ашыкмадым. Үзенең бу хәленнән оялмый микәнни бер дә, таный күрмәсен дип башын иеп каласы урында, үзе дәште бит! Гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрем белән бу сәләмә иргә карап тора бирдем. Әле кайчан гына мин өзелеп сөйгән, мине үзенә тиң күрмичә ташлап киткән чибәр, горур егет кайда?! Нәрсә булган аңа?!..
Без Нәүфәл белән Казан – Әлмәт юлында таныштык. Кама күперен чыккач та, машинам каты үкереп, җен урынына тарта башлады. Юл читенә чыгып туктарга мәҗбүр булдым. Рульдә беренче ел гына йөрүем иде. Мондый хәлгә юлыгуым да беренче тапкыр. Инде нишләргә?! Җәй көне булса да, салкынча, яңгыры да явар-яумас булып, болытлар асылынып-салынып тора. Ява башласа, эш харап. Арткы утыргычка аткан җиңел курткамны алып кидем дә, юл читенә басып, кул күтәрдем.
Машиналар үтә торды, туктаучысы юк... Борыным йомшый башлаганда гына, ниһаять, бер “Лексус”, уң “күзен” кыса-кыса, минем “Калина” алдына чыгып туктады.
Җитез хәрәкәтле, атлет гәүдәле чибәр генә егет эшне тиз тотты. Ун-унбиш минут дигәндә, “Калина” тигез генә келтерәп эшләп утыра иде инде. Шулай таныштык без Нәүфәл белән.
Бер ел гомер сизелмичә үтеп китте. Нәүфәл игътибарлы, назлы яр булып чыкты. Күпме татлы мизгелләрне бергә кичердек без аның белән! Аңа булган мәхәббәтем көннән-көн арта, гомергә бергә булырга хыялланып, миңа тәкъдим ясавын түземсезләнеп көтә идем. Кыяфәткә әле егетләрчә булса да, Нәүфәлгә инде утыз алты яшь икән.
Бергә булыйк, дигән тәкъдимне кө­теп йөргәндә, көннәрдән бер ­көнне:
– Ничек уйлыйсың, матурым, безнең мөнәсәбәтләргә нокта куярга вакыт түгелме икән инде? – дигән сүзләрен ишеткәч, башта аптырап калдым. Аннары, күзләремә туп-туры карап көлемсерәп торуын күргәч, шаярта икән ич, дип уйлап:
– Ник аны турыдан-туры “минем хатыным булырга ризамы” дип кенә сорамыйсың? – дип, кояштай балкып, елмаеп куйдым.
– Юк, безгә аерылышырга вакыт дип әйтәсем килә, – диде Нәүфәл. Чырае җитдиләнде. Мин, аның бу сүзләренә берничек тә ышана алмыйча, аптырап калдым. Ничек инде алай булсын, әле генә бер-беребезне сөеп туя алмый идек бит. Ачуланышмадык, үпкәләшмәдек, бер сәбәпсез генә ташлашмыйлар ич инде! Мине үрти генә торгандыр. Менә хәзер түзә алмыйча көлеп җибәрер дә, “шаяртам, матурым” дип кочып алыр дип уйладым.
Әмма Нәүфәлнең чырае тагын да җитдиләнә генә төште:
– Синең белән болай да озак юандым инде мин. Беркем белән өч-дүрт айдан да артык бергә була алмый идем. Ә хәзер, гафу ит, минем пластинканы алыштырыр чагым җитте. Нихәл итим, менә шундый кеше инде мин...
Бу сүзләргә ничек хурланганымны үзем генә беләм. Аяк астында җир убылса, шунда төшеп китәрдәй булдым. Димәк, мин Нәүфәл өчен чираттагы бер сөяркә генә булганмын! Аның сөяркәләре миңа кадәр дә күп булган, миннән соң да булачак икән! Менә сиңа шәп егет! Кызларның башыннан йөрүче, үз рәхәтенә генә яшәргә яратучы Казанова икән ләбаса гашыйк булган кешем!
Бер авызың пешкәч, өреп кабасың. Яшем утызга таба шуышса да, берничә ел егетләр белән бөтенләй йөри алмадым. Барысы да алдакчыдыр, кызлар белән кызык эзләп кенә йөриләрдер кебек тоелды. Ирем белән дә димләп кенә таныштырдылар. Гаилә корырга кирәк бит инде, яшем дә утызда дип кенә ризалык биргән идем, хәзер Вазыйх белән кушылганыма сөенеп туя алмыйм. Килешеп, бер фикердә булып яшәгәч, мәхәббәт тә килә икән. Элеккеге шашкын мәхәббәт түгел, салмак, бер-береңә хөрмәткә нигезләнгән, акылга утырган мәхәббәт. Кызыбызга инде быел биш яшь тулды...
Каршымда утырып торган сәләмә, пычрак иргә карап, күңелемнең әллә кай җиреннән җирәнү катыш кызгану хисе баш калкытты. Ярты метр чамасы ара калдырып, янына утырдым да, сораштыра башладым:
– Ничек мондый хәлгә төштең соң син, Нәүфәл? Нинди бәхетсезлеккә тарыдың?
– Ник?! Нәрсә булган әле миңа?! Бар да нормально! – диде ул, ясалма күтәренкелек белән. Мин дәшми генә аңа карап утыра бирдем. Ул җитдиләнеп, карашын каядыр читкә төбәде. Бераз акча биреп китәргә ниятләп, сумкамны актара башлагач кына:
– Синнән хәер көтеп утырыр көнгә калдыммыни соң мин?! – дип, җан ачысы белән әйтте дә, тырнаклары керләнеп беткән кулларына башын салып, һич көтмәгәндә елый башлады. – Гафу ит мине, Энҗе! Мин йөрәкләрен яралап киткән башка кызлардан да тезләнеп гафу үтенер идем. Арада миннән йөккә узып, көмәнен төшереп йөрүчеләре дә булды бит! Рәнҗешләре төшкән, күрәсең. Гөлдән гөлгә кунып йөри торгач, килеп каптым мин бер “асыл” затка. Синең белән танышканчы ук инде... Ул зур бер компания директоры иде. Миннән күпкә өлкән. Син кайда эшләвем белән кызыксынгач, мин алдаштым: чынбарлыкта шул хатынның машина йөртүчесе һәм... бер уңайдан, сөяркәсе дә идем. Әмма мин аны яратмадым, үз күңелемне күрер өчен башка кызлар белән дә йөреп тордым. Арадан бер сине генә чын күңелемнән яраттым бугай. Хәтта теге хатыннан китәргә, синең белән матур гаилә корырга хыялланып йөрдем. Әмма “не тут-то было”. Минем үзеннән китәргә теләвемне белүгә, әби-патшам “сафура бураннары” кубарды. Төрмәдә черетәчәге, ник туганыма үкенерлек итәчәге белән куркытырга кереште. Мондый хәлгә бай ирләргә кызыккан кызлар гына төшә дип белә идем... Бай хатыннарга кызыгучыларны да шул ук язмыш көтә икән. Сөяркә генә түгел, кол да икәнемне шунда аңладым. Әмма, буйсынырга мәҗбүр булсам да, аңа ул теләгән назны, иркәләүләрне бирә алмадым, чөнки эчем тулы нәфрәт иде. Минем суынуым, ниһаять, директоршамны чыгырыннан чыгарды. Көннәрдән бер көнне, өенә кайтып туктагач, ул машинадан төште дә кереп китте, ә мине, җиргә аяк басуга дүрт ир чорнап алдылар да, берни әйтмичә кыйный башладылар...
Аңыма килгәндә шәһәр чүплегендә ята идем. Гәүдәне селкетерлек тә түгел, бөтен җир авырта, сызлый, кабыргалар да сынган булса кирәк. Йөз бөтенләй шешенгән, кан катып оешкан, бер күз күрми... Әгәр дә шунда чүплектә көн күрүчеләр ярдәмгә килмәгән булса, үлеп тә киткән булыр идем. Хәер, үлеп китсәм, бәлки яхшырак та булыр иде...
– Соң, Нәүфәл, син болай юкка чыгарга тиеш кеше түгел. Үзеңне кулга алырга кирәк. Өр-яңадан тормыш башларга әле соң түгел бит! Син бит әле ир уртасы кеше...
– Нишли алам соң мин, Энҗе? Миңа терәк, ярдәм кирәк! Менә син мине кеше итә алыр идең. Кайчандыр яратыштык бит. Мин хәзер дә гел сине уйлыйм...
– Минем ярату инде үткәннәрдә калды, Нәүфәл! Яраткан ирем, балам бар! Көчле кеше язмыш тез астына китереп типкәндә дә тезләнми ул, торып басарга үзендә көч таба. Синең дә аяк өсте калуыңны телим. Хуш, сау бул!
Эскәмиядән тордым да, ашыгып китеп бардым. Җилкәм аша аның күз карашын тоеп атласам да, кабат борылып карамадым.
Чыганак: https://akcharlak.com
Фото: Пиксабай ру.
Читайте нас: