Түләү ни өчен нәкъ менә әле арта? Башкортстан территориясендә элегрәк тариф республиканың Тарифлар буенча дәүләт коимитеты карары белән расланды һәм 2019,2020 елларга бер кешегә 95 сум тирәсе тәшкил итә иде. Әмма 2018 елның декабрендә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе барышында БР Башлыгы Р.Ф.Хәбиров республикада каты көнкүреш калдыклары белән эшләү системасы тәртипкә салынганчы, әлеге тарифтан кимрәк сумманы түләтүгә күрсәтмә бирде. Халыкка авыр булмасын өчен 2019 елның 1 гыйнварына кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгү системасы оештырылган авылларда түләү бер кешегә – 70 сум һәм мондый эш оештырылмаган урыннарда 35 сум күләмендә билгеләнде.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү тармагында тиешле системага күчү чоры 2019 елның декабрендә тәмамланыр дип планлаштырылган иде, әмма 2020 елда пандемия белән бәйле икътисади хәл гади булмау сәбәпле, республика Башлыгы Радий Фәрит улы күчү чорын озайту турында карар итеп, түләүләр бик аз суммага гына артты һәм 2019 елның 1 гыйнварына кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгү системасы оештырылган авылларда түләү бер кешегә – 75 сум һәм мондый эш оештырылмаган урыннарда 55 сум күләмендә билгеләнде. Шул рәвешле, башка төбәкләрдән аермалы буларак, республика халкы ике ел дәвамында калдыкларны түгү буенча коммуналь хезмәткә зур гына ташлама алып килде.
Ике ел дәвамында система җайга салынды – республиканың барлык аквылларында контейнер мәйданнары булдырылды, алар турында мәгълүматлар бердәм базага кертелде, чүп ташу машиналары автопаркы үсте, ә аларның хәрәкәтен автоматлаштырылган система терки. Экология министрлыгы һәм Төбәккә идарә итү үзәге белгечләре онлайн режимында чүпнең кайчан һәм кайсы мәйданнан чыгарылуы, ә кайсысын ни өчендер онытулары турында белеп һәм моны күзәтеп тора ала.
Әмма бу башланган “чүп реформасы”ның соңгы максаты түгел. Чүпне чыгару гына түгел, аны сортларга аерырга, эшкәртергә, утильләштерергә кирәк. Шуңа күрә төбәк операторлары полигоннар, сортларга аеру һәм эшкәртү комплексларын төзергә тиеш. Моның өчен акча кирәк һәм моннан ике ел элек куелган минималь тарифларны башта планлаштырылган дәрәҗәгә кадәр күтәрү зарур. 1 февральдән “ЭКО-Сити” төбәк операторының Стәрлебаш районы да кергән 3 санлы зонасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен түләү бер кешегә 94 сум 63 тиен, шәхси йортларда яшәүчеләргә 96 сум 10 тиен тәшкил итәчәк.
Капчыклар белән чүп җыю, ничә тапкыр түгелүгә карамыйча, соңгы тариф буенча исәпләнә. Радий Фәрит улы муниципалитетларга 2021 ел азагына кадәр чүпне капчык белән җыюдан контейнерга җыюга тулысынча күчүгә күрсәтмә бирде. Премьер-министр Андрей Назаров тарафыннан каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасына кагылышлы мәсьәләләр буенча үткәрелгән киңәшмәгә ярашлы, һәр районга контейнер мәйданнарын булдыру һәм чүпне аерым җыюны оештыру планы бирелде.
Сорауларыгыз булса,
кая мөрәҗәгать итәргә?
БР Экология министрлыгына: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 86, e-mail:
[email protected], калдыклар белән эш итүне оештыру бүлеге телефонына: 8 (347) 218-03-90 яки кызу линия телефоннарына: (көн саен 8.00-20.00 сәгатьтә): 8-965-939-49-00 (Билайн), 8-989-959-49-00 (МТС), 8-937-497-49-00 (Мегафон), 8 (3472) 98-04-90; почта аша: 453124, БР, Стәрлетамак шәһәре, Тынычлык урамы,18.
Рәйсә МУСИНА әзерләде. Фото ачык чыганаклардан алынды.