Менә карагыз: палатада дүрт кеше. Мин тәрәзә кырыенда ятам. Минем күршедә Колчанов дигән (мондагы кешеләрнең барысының да фамилияләре үзгәртелде. Авт.) озын гәүдәле, 60-70 яшьлек бер таза рус кешесе ята. Аның аръягында Мөслимов дигән бер татар, аннары Рәхимов дигән татар ята. Минем күршем Колчановның тавышы торбадан чыккан кебек гөрелдәп, яңгырап, бөтен палатаны дер селкетеп тора. Ә иң кырыйдагы Рәхимовның чырылдык тавышы колакны ярып керә. Ул да эре сөякле, озын, таза, бүксәсен үрдәк кебек көчкә күтәреп йөрүче бер татар. Менә шул Колчанов белән Рәхимовның сүзләре килешеп китте бит. Бер көнне иртәдән әбәткә кадәр рәхәтләнеп Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алып, ранглар буенча төшә-төшә, без яткан хастаханәнең табиблары, медсестраларына кадәр булган барлык кешеләрне элеп алып, селкеп салырга тотындылар. Әйләндерәләр дә каплыйлар, әйләндерәләр дә каплыйлар. Аларның бөтен палатаны дер селкетеп сөйләшүләренә әллә ни исең дә китмәс иде анысы: һәр палатада тел чайкатып алуны көтеп торган кешеләр очрап тора. Ләкин монда ул гына түгел: Колчанов әңгәмәсен сүгенү сүзләре белән катнаштырып алып бара: ике сүзнең берендә мат, ике сүзнең берендә – сүгенү. Ә чәрелдек тавышлы Рәхимов, «өлкән агайга» ярарга тырышып, сүзләренең бер үк төсле булуын күрсәтергә омтылып, шәрран яра да яра. Аларның берсе: «Мин егерме ел тракторда эшләдем», икенчесе: «Мин егерме-утыз ел бульдозерда эшләдем», – диләр. Ә миңа, гомер буе студентларга борынгы татар әдәбиятын укытып, аның матурлыгын, тирән мәгънәсен аңлатып тормыш иткән кешегә, аларның бу сүгенүләре гайре табигый булып яңгырый. Ничек инде татар кешесе ике сүзнең берсенә мат һәм сүгенү сүзләре кушып сөйләшсен, дип исләрем китеп утырам. Бу Рәхимовны тудырган әнисе: «Улым киләчәктә сүгенеп сөйләшсен», – дип теләмәгәндер бит инде. Ләкин әйтеп кара шул Рәхимовка: «Ник бу хәтле сүгенәсең?» – дип. Аның бу сүзгә исе дә китми.
Аннан соң, татар кешесендә татарлык, татар халкына хас мәгънәлелек, тәртип, пөхтәлек кебек сыйфатлар бар иде. Баксаң, бу кешедә алар да юкка чыккан. Ул палатада бүксәсен киереп, үрдәк кебек янтая-янтая, ялан аягына тапочка киеп йөри. Мин моны да берничек тә кабул итә алмадым. Татар ир-аты, нинди генә авыруга тармасын, иң элек, үзенең кешелек дәрәҗәсен югалтырга тиеш түгел: ул, минемчә, беренче чиратта аягына носки кияргә тиеш. Ә бу кеше үзенә чит гадәтләрне алган. Аңа барыбер: ул татармы, түгелме? Берни белми. Аның бөтен тормыш рәвеше, гадәтләре башка милләтләрнеке белән буталып, чуалып беткән; нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен дә аера алмаслык хәлгә килгән. Менә кая барып җиткәнбез икән без, шул иман, мәгънә, кыйбланы саклап кала алмыйча! Коронавирус вакытында бу аеруча ярылып ята. Беркемнең беркемдә «эше» юк. Бары – авырмаска гына! Исән калырга! Ә гасырдан гасырга сакланып килгән матур, күркәм гореф-гадәтләр бүген икенче планга чигенә икән.
Рәхимовлар кебекләргә карап, минем: «Халкым, уян! Татарлыгыңны югалтма!» – дип кычкырасым килде.
Әнвәр ШӘРИПОВ,
филология фәннәре докторы
Чыганак: https://beznen.ru