Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 сентябрь 2020, 11:45

Аптырап калмагыз!

Иң файдалы киңәшләр. Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.

Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.

Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.

Бик борчылсагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.

Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер суты белән чайкагыз, сутны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз (юып, пешермичә). Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.

Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез.

Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр суы сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер суты кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.

Тәмләткечләр кушылган ризык исе озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап , тешләрегезне никадәр чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин. Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнеч кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. Әгәр авызыгыздан ис озак вакытлар килә икән – бу шикле сигнал, табибка мөрәҗәгать итегез, урт, ашказаны эчәк һәм кайбер башка авырулар булырга мөмкин.

Тухватуллина Алсу
Фото: vk.com mugallimnlan.ru

ЯҢА САН
Читайте нас: