Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 Май 2020, 00:49

Бакча җиләген вакытында тукландырыгыз

Вакытында тукландырган җиләк эре һәм татлы була.

Бакча җиләген икмәктән киптерелгән сохари һәм чүпрә (дрожжи) суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.

Җиләкләрне тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.

Икенче төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.

Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк. Бу эшне җиләкләр чәчәккә йомарлана башлагач башкаралар.
Фото: Пиксабай
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: