Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 апрель 2020, 16:13

Аскын районында коточкыч фаҗига

Кичә Аскын районында коточкыч фаҗига булган.

К-700 тракторын йөртүче 56 яшьлек ир транспортка идарә итә алмаган һәм аны юл читенә аударган. Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә ир һәм аның 42 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында вафат булган.

Бу хәл Күнгәк-Күнгәкбаш автомобиль юлының өченче чакрымында, нефть скважиналарына хезмәт күрсәтүче комташ салынган юлда булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, бу факт буенча тикшерү башланган.

Фото: gorobzor.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: