Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 апрель 2020, 14:00

Башкортстан "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" форумына әзер

24 апрельдә ТАСС агентлыгында "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумына багышланган онлайн-форматтагы матбугат конференциясе үтте. Халыкара форум 28 апрельдә bashkiria-live.com платформасы базасында интерактив форматта узачак.

Форум рәистәшләре - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, Швециянең 2006-14 еллардагы премьер-министры Фредрик Рейнфельдт, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров һәм Бундестаг депутаты, форумда катнашучы Штефан Койтер, "Эшлекле Русия" гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик чараның максаты, концепциясе һәм программасы турында сөйләделәр.

- Без әле коронавирус белән хәл тәмамланмаган вакытта. Бөтен дәүләтләр хәзер кешелек дөньясына бу җитди куркыныч белән көрәшә. Без үзебез дөньяның коронавирустан соң нинди булачагы, республикабызда, тулаем илебездә нинди яңа күренешләр булачагы турында уйландык. Шуңа күрә без барыбызга да бергә җыелырга, бергәләшеп бу шактый уникаль күренешне аңларга тырышыр өчен әйдәүче экспертлар, футурологлар, сәяси экспертлар чакырырга карар кылдык, - диде Радий Хәбиров онлайн матбугат конференциясе вакытында.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, форумның төп бурычы - дөнья икътисады кризисыннан ничек чыгарга кирәклеген аңлау.

Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, шундый форумны оештырган һәм күтәрелгән проблемаларның актуальлеге өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, бүген Русиянең технологик производстволар кризисыннан чыгару карарларын әзерләү буенча халыкара дискуссияләрдә актив катнашуы мөһим.

Швециянең элекке премьер-министры Фредрик Райнфельдт, үз чиратында, Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, мондый конференцияне үткәрүнең бүген бик актуаль булуы турында әйтте.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров сүзләренә караганда, форум кысаларында килешүләргә кул кую, резолюция кабул итү, шулай ук материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Үзләренең катнашуын дөньяның 25 иленнән 100дән артык спикер раслаган. Оештыручылар ун тематик секция һәм ике эре панель сессия - халыкара һәм Русия сессиясен планлаштырган.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: