Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 22:15

"Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгыртып" проекты эшли башлады

"Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән "Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгыртып" проекты эшли башлады.

Азык-төлек җыелмаларын җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган аз керемле гаиләләр, шулай ук балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр алачак.

Проектны төбәкнең эре җитештерүчеләре хуплады. Аның төп иганәчеләре булып "Интер РАО ЕЭС", "Башкортстан сода компаниясе" (БСК) һәм "Урал тау-металлургия компаниясе" (УГМК) чыгыш ясады. Алар бүлеп биргән акчага 100 мең азык-төлек тартмасы формалаштырылды. Җыелмалар составында - урындагы җитештерүчеләрдән иң кирәкле, сыйфатлы азык-төлек продуктлары.

Ярдәмне беренче чиратта аз тәэмин ителгән 79 мең гаилә алачак. Калган азык-төлек җыелмалары мохтаҗлар өчен адреслы ярдәмгә исәпләнгән.

Заявкалар төбәк колл-үзәгенә 8-800-201-89-03 номеры буенча, шулай ук республика районнарында һәм шәһәрләрендә “Безнең кайгырту” проектының волонтерлык штабларының "кайнар линия"се телефоннары буенча кабул ителә. Бөтен мәгълүмат социаль хезмәтләр, йорт комитетлары һәм авыл Советлары аша җентекләп тикшереләчәк.

Беренче биш мең тартма азык-төлек Уфа гаиләләренә тапшырылачак. Алга таба, график буенча, продуктларны Башкортстанның барлык муниципалитетларына да озатачаклар.

Фото: "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе сайтыннан.

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: