Безнең фестиваль-күргәзмәдә Башкортстанның 58 районы һәм шәһәреннән 340тан артык оста катнашачак. Шулай ук, 60тан артык һөнәрче Русиянең һәм Белоруссиянең 16 төбәгеннән киләчәк.
Уфада беренче тапкыр үз осталарының стендларында Свердловск, Киров һәм Саратов өлкәләре, Марий Эл, Татарстан, Чувашстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләре чыгыш ясаячак.
- Бу - Русиядә иң зур чараларның берсе. Республиканың барлык муниципалитетлары диярлек әлеге чарада катнашачак. Шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән дә киләчәкләр. Чара кысаларында күп осталык дәресләре узачак. Монда яңа әйберләр күп булачак. Барлык кешеләрне бу чарага чакырам, - диде сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев.
- Бу күргәзмә безнең республикада 6нчы тапкыр үткәрелә һәм быел без чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрдек. Бу - бөтен республика өчен уникаль чара. Русиядә аны мондый форматта берсе дә үткәрми. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле балаларның да әйберләре булачак. Аның кысаларында дүрт конкурс узачак: "Ел һөнәрчесе", "Яшь һөнәрче", "Алтын кул остасы" һәм "Башкортстан шәле", - диде Башкортстан күргәзмәләр компаниясе генеральный директоры Альбина Килдегулова.