Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 гыйнвар 2019, 15:14

Поездга билетлар кыйммәтләнде

1 гыйнвардан еракка йөри торган поездларда плацкарт һәм гомум вагоннарда билет бәясе 3,9 процентка артты.

Тарифлар Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2018 елның 21 сентябрендә имзаланган боерыгы нигезендә индексацияләнгән, дип хәбәр итә "Интерфакс".
"Купе", "СВ" һәм "люкс" вагоннарында динамик бәя кую системасы кулланыла. Биредә билет бәяләре сезонга, атнаның көненә, билетларга ихтыяҗга һәм сатылган урыннар санына бәйле.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан башлап еракка йөри торган поездларда купега алынган билетлар кире кайтарылмый. Кайбер маршрутларда алар 20 гыйнварда сатуга чыгачак, кире кайтарып булмый торган билетлар 5-20 процентка арзанрак булачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: