Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 23:04

Уфадан Кытайга туры рейс ачыла

25 февральдән iFly авиакомпаниясе Уфа — Санья (Кытай) — Уфа маршруты буенча чартер рейсларын башкара башлый.

"Уфа» халыкара аэропорты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2019 елның 10 маена кадәр рейслар ясау планлаштырыла.
Уфадан очышлар атнага ике тапкыр булачак: дүшәмбе көннәрендә урындагы вакыт белән 20 сәгать 15 минутта һәм җомга көннәрендә 00 сәгать 55 минутта.
Кытайга очу өчен авиакомпания Airbus A 319 очкычын җәлеп итә. Очыш вакытында Абаканда ягулык салу башкарылачак.



Фото: ("Башинформ" сайтыннан).

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: