КУЧКАР. Тормышыңның иң матур бизәге – мәхәббәт. Суынган хисләр кабат яңара, ялгызлар тиң ярын таба торган атна бу. Булган акчаларыңны бер дә икеләнмичә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен файдалан.
ҮГЕЗБОЗАУ. Сине күңелле сәяхәт, гаиләң белән бергә ял көтә. Яңа танышлар, яңа дуслар да булачак. Эшеңдә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Иң мөһиме – бурычка алма да, бирмә дә.
ИГЕЗӘКЛӘР. Юлдашларың – уңыш һәм илһам. Яшеренеп яткан талантыңа юл ачылачак. Бу атнаның тагын бер үзенчәлеге – ул сине көтелмәгән керемнәр белән сөендерер.
КЫСЛА. Юлыңда талантлы һәм кызыклы шәхесләр очрар. Синдә булган энергетика романтикага, югарырак үрләр яуларга, яңа сукмаклар ачарга илһамландырыр. Ялгызлыкны яратучы Кыслалар өчен бу үзе бер сюрприз булыр.
АРЫСЛАН. Карьера үсеше, җиңү һәм мәхәббәткә күмелгән чор килә. Җанга рәхәтлек бирүче хисләргә төренерсең. Низаглардан кач, бәхәскә кергәнче, компромисслар эзләвең хәерлерәк.
КЫЗ. Иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр белән янарсың. Ниятләреңне тормышка ашыру мөмкинлеге дә килеп чыгар. Әлегә сиңа үз мәнфәгатьләреңне башкаларныкыннан, хәтта иң якын кешеләреңнекеннән дә өстен кую кирәк.
БИЗМӘН. Үзгәрешләр вакыты. Ул эшеңә генә түгел, финанс ягыңа да, дусларыңа да кагыла. Тормышны үзең теләгән якка бора алырсың, әмма моның өчен үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрсәтергә кирәк.
ЧАЯН. Йолдызлар яңалыклар вәгъдә итә. Алар тормышыңа нәкъ кирәк вакытта килеп кереп, дөньяга карашыңны үзгәртер, алдыңа башка максатлар куеп, яңа юллар ачар.
УКЧЫ. Хыяллар тормышка ашар чак. Иҗат куәтең артыр, сәләтеңне күрсәтү форсаты чыгар. Яңалыклардан баш тартма, аларның берсе киләчәктә файда китерердәй яңа проект булырга мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Барысы да үз тәртибе белән барганны яратсаң да, язмыш көтелмәгән, күңелле сюрпризлар әзерли. Атна позитив дулкында узар. Киләчәккә планнар корыр өчен яхшы вакыт, син хәзер аеруча зирәк акыллы.
СУКОЯР. Яңа танышлык, дуслык озын гомерле булырга охшаган. Йолдызлар сиңа нәкъ менә шундый танышулар вәгъдә итә. Тормышыңда ниндидер мөһим вакыйга булуы ихтимал, ул сиңа куаныч китерер.
БАЛЫК. Уңышлы атна – нәтиҗәле дә, шатлыклы да. Өйдә дә, эштә дә тынычлык, татулык тантана итәр. Вак-төяк мәшәкатьләр булса да, тоташ алганда, барысы да яхшы, хәтта искиткеч яхшы!