Яңа җайланма диагонале 65 дюймлы OLED-экранлы булачак. Телевизорны ябу һәм җәю өчен корпустагы махсус кнопкага басарга кирәк. Шуннан соң экран төреләчәк һәм тартмага салынган рулон кебек борылачак.
Шуны да әйтергә кирәк, 2018 ел башында мондый телевизор прототипы “CES” халыкара күргәзмәсе кысаларында күрсәтелде. Җайланманы чыгаруның төгәл датасы һәм бәясе билгеле түгел.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.