Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 декабрь 2018, 17:05

Самолет һавага күтәрелгәндә койрыгы җиргә бәрелгән

«Уфа» аэропортында «Урал авиалинияләре» лайнеры һавага күтәрелгәндә койрыгы белән очу-утыру бетонына бәрелгән һәм очышны туктатырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Әлеге хәл бүген Уфадан Нижневартовскига рейс башкарган «Airbus A321» самолеты һавага күтәрелгән чакта теркәлгән.
Уфа аэропортыннан кузгалгач, һава судносы командиры очкыч койрыгының җиргә бәрелүе турында хәбәр иткән. Очышны ашыгыч рәвештә туктатырга һәм самолетны якындагы аэродромга — авиакомпаниянең Екатеринбургтагы ремонт базасына җибәрергә, дигән карар кабул ителгән.
Чыганак сүзләренә караганда, лайнер «Кольцово» аэропортына төшкән. Беркем дә зыян күрмәгән. Очкыч очыштан алынган, аны техниклар тикшерә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: