Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2018, 11:08

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Кызыл канәфер” акциясендә катнашачак. 22 июньдә үтәчәк һәм бишенче чакырылыш Башкортстан парламенты эшендә соңгы булачак пленар утырышта депутатлар кызыл канәфер чәчәге билгесе тагачак.

– Бу хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Ватан өчен башын салганнар истәлеге, аларга хөрмәт белдерүнең бөтенхалык символы булып тора, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Әлеге акция 2015 елның 22 июненннән үткәрелә. Ул ветераннарга ярдәм итүне күз уңында тота. Дәүләт думасы депутатлары әлеге чарада катнашты да инде. Башкортстан парламенты да әлеге идеяне хуплады.
Акцияне оештыручы — хәрби хәрәкәтләр ветераннарына максатлы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче “Буыннар истәлеге” хәйрия фонды. Аның президенты – дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова. Фондка юридик һәм физик берәмлекләр ярдәм күрсәтә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен “Кызыл канәфер” билгесен акция сайтында күрсәтелгән сәүдә нокталарыннан сатып алу да җитә.
Билгеләрне сатудан кергән барлык акча безнең ил катнашкан барлык сугышларда зыян күргән ветераннарга юнәлтеләчәк. Акция оештырылган ике елда бу максатларга 260 миллион сум акча җыелган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: