Барлык яңалыклар
Чаралар
19 март 2021, 11:35

Сыгылмалылык, дәрт... бал биюләренә хас сыйфатлар

Якшәмбе көнне район Мәдәният йортында спорт бал биюләре буенча клубара турнир үтте.Нәрсә ул спорт бал биюләре? Бу җитез хәрәкәт, сыгылмалылык, тәнеңне оста идарә итү дә, гомумән – яшәү мәгънәсе!

Дөресен әйтим, балаларның биюләренә карап, күптән инде болай сокланганым, уңай хис-тойгыларга бирелгәнем юк иде. Төрле яшьтәге 40 кыз һәм малай вальс, латин, ча-ча-ча, самба, румба, джайва биюләрен башкарды. Моны күрергә кирәк иде! Горур күтәрелгән башлар, төз гәүдә, янып торган күзләр, мөлаем елмаю, җитез һәм салмак хәрәкәтләр. Алар биеп кенә калмады, чыгышларына бөтен күңелләрен салды. Боларның барысы да атнасына өч тапкыр мөлаем һәм бер үк вакытта таләпчән Ольга Кузик җитәкчелегендә алып барылган ныкышмалы күнегүләр нәтиҗәсе.
- Спорт бал биюләре – матур гына түгел, файдалы да, - дип саный Ольга Игоревна. – Ул түземлелек һәм тәртип тәрбияли. Малайлар үзләрен кызлар белән джентльменнарча тотарга өйрәнә. Моңа өстәп, бу зур физик киеренкелек тә. Тәҗрибәлерәк биючеләр һәркайсы 1,5 минуттан торган 8 биюне рәттән башкара. Алар репетицияләрдә тырышып шөгыльләнә.
Балаларда музыкаль зәвык, мәдәни аралашу, үзләрен матур тота, киенә белүне һ.б. тәрбияли.
Бу юлы бездә тәүге ел укыган мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче, икенче ел шөгыльләнүче балалар ярышты. Җиңүчеләр үзләренең яшь категорияләрендә Диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.
Район Мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкаручы Венера Латыйповага безгә конкурс өчен зал, балаларга чыгыш ясау мөмкинлеге биргәне өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Конкурста һәр катнашучының үз тарафдарлары: туганнары, якыннары, дуслары булды һәм алар чыгыш ясаучыларны дәртләндереп торды.
... Тамашачылар матурлык, сыгылмалылык, бию дөньясыннан алган зур тәэссоратлар белән таралышты. Стәрлебаш балаларының биюләр, шул исәптән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнү мөмкинлеге булу (2014 елдан алып) бик яхшы. Әйткәндәй, без авыл районнары арасында бал биюләре үсешкән бердәнбер район.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: