Барлык яңалыклар
Чаралар
16 март 2021, 09:51

Масленицаны озаттылар, коймак белән сыйландылар

Масленица - бүген бик күп халыклар киң билгеләгән борынгы славяннардан килгән бик күңелле һәм тамашалы бәйрәм. Ул чынында Кышны озату һәм сылу Язны тантаналы каршылау булып тора.

Масленица бәйрәмен Стәрлебашлылар да киң колач белән бик күңелле итеп үткәрде. Традиция буенча аңарда район үзәгенең күп кенә хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты. Иртәнге сәгать 11дә район Мәдәният йорты алындагы мәйданны танырлык түгел иде. Биредә урнаштырылган өстәлләргә төрле-төрле ризыклар куелган, карап торырлык! Уңган хуҗабикәләр нинди генә коймак, торт һәм ләвәшләр пешермәгән! Бизәкле, юка, калын, гадәти һәм төрле төсле итеп, эченә кайнатма, джем, икра, бавыр һәм... креветкалар төрелгән. Коймаклар тавы, чибәркәй барби өчен коймаклардан итәк, коймаклардан ясалган күбәләкләр, төрелгәннәре һәм башка төрлеләре! Коймаклардан ясалган кояш, бу гына да түгел, төрле бавырсаклар, рулетлар, хуш исле үлән чәйләре, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе вәкилләре шунда ук мәйданда пешергән яңа гына табадан төшкән коймаклар, туңдырылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр – барысын да санап бетәрлек түгел!
Боларга өстәп, ясалма мич, шамакайлар, сарафаннар кигән кызлар, Язга урынын бирергә теләмәгән Кыш – болар барысы да бәйрәмдә булды һәм, әлбәттә инде, күңелле җырлар, биюләр, такмаклар белән озатылды!
Чарага килүчеләрнең барысын да Первомайский балалар бакчасыннан күңелле кырык тартмачы Виталий Николаев шаян такмаклар белән каршы алды һәм калачлар белән сыйлады. Конкурста катнашучыларның әзерлеген жюри бәяләде. Хезмәт коллективлары вәкилләренә кунакчыллык күрсәтү, үзенең табынын тәкъдим итү, шулай ук карачкыны тасвирлап күрсәтү зарур иде. Өч балалар бакчасы, 2 санлы, коррекция мәктәпләре, ветлечебница, Балалар иҗат йорты, авылара китапханә һ.б. коллективлар жюри әгъзалары һәм кунакларны такмаклар белән каршы алды, аларны тәмле коймак һәм хуш исле чәй белән сыйлады. Жюрига җиңүчеләрне сайлап алу җиңелдән булмады.
Шушында ук, район Мәдәният йорты алдында, район Мәдәният йортының үзешчән артистлары әзерләгән күңелле тамаша җәелдерелде.
Иң яхшыны билгеләгәнче җыелучылар концерт номерлары карады, кайберәүләр хәтта өшемәс өчен биергә төште. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да рәхәтләнеп күңел ачты, тәмле ризыклардан авыз итте. Ә өстәл әзерләүчеләр түбәндәге номинацияләрдә бүләкләнде. “Коймаклар тавы”, “Сәламәтлек өстәле” (Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына карата), “Иң бизәкле коймак”, “Коймаклардан ясалган үзенчәлекле ризык”, “Коймак рекорды”.
Әлеге чарада катнашканнарның барысы өчен дә бу ел күңелле, туклыклы һәм яхшы булачак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Кыш үзенең хокукларын тизрәк язга тапшырсын һәм яз үзенең җылы нурларын кешеләргә бүләк итсен. Яз кояшлы көннәр генә түгел, мул уңыш та алып килсен. Келәтләребез тулы булса, тормышыбыз да яхшы булыр!
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: