Барлык яңалыклар
Чаралар
12 март 2021, 14:47

Стәрлебаш бавырсагы телеңне йотарлык!

5 мартта район Мәдәният йортында башкорт милли кухнясын, фольклорны, гореф-гадәт һәм йолаларны, милли киемнәрне тергезү буенча III Ачык “Бавырсак-фест” фестиваль конкурсы үтте. Ул “БР Стәрлебаш муниципаль районында Русия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм халыкларны этномәдәни үстерү” муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Фестиваль программасына авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең продукцияләре күргәзмәләре, бавырсактан эшләнгән композицияләр, Стәрлебаш шәлләре, декоратив-кул эшләре кертелгән иде.

Республика халык иҗаты үзәгенең Күмертау шәһәре филиалы мөдире һәм методисты А.Х.Грязнова һәм А.И.Ильясова, УДНТУ доцентлары: “Кием технологиясе һәм киемне конструкцияләү” кафедрасы мөдире Ольга Будеева; “Туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы” кафедрасы доценты Константин Кузьминых; халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы доценты Ләйлә Хөснетдинова бәйрәмнең абруйлы кунаклары булды. БДАУ доцентлары, “Ит, сөт продуктлары технологиясе һәм химия” кафедрасы мөдире Ирина Миронова һәм якташыбыз Зөлфия Галиева, шулай ук Миякә, Стәрлетамак һәм Федоровка районнарыннан вәкилләр килгән иде.
Бавырсак – бүгенге көнне милли кухня горулыгы булып тора, аны башкорт халкы гына түгел, башкалар да ярата. Фантазиягә бай, уйлап чыгаруга оста хуҗабикәләр нинди генә бавырсаклар әзерләмәгән. Сөткә-майга изелгәне һәм төче камырдан, матур чәчәкләр, үрелмәләр төрендә, чикләвек, колбаса кебек итеп ясалганнары. Бик матурлар – карап туймаслык! Карашны читкә алырлык түгел! Вак, уртача, эре, төрле төстәге һәм гадәттәгечә пешерелгән төрле-төрле бавырсакларны бәяләп, сокланып һәм хәтта татып карарга мөмкин булды. Алар искиткеч тәмле булды! Биредә янәшәдә генә, бавырсаклардан тыш, милли киемнәрдә, яулык ябынган, күлмәк өстеннән матур күкрәкчәләр кигән, мөлаем хуҗабикәләр шулай ук үзләре пешергән төрле-төрле ризыкларны тәкъдим итте, алар - авыл биләмәләре, Стәрлебаш авылының 4 санлы балалар бакчасы вәкилләре, кунаклар. Район Мәдәният йорты фойесы гөжләп торган умарта күченә охшап торды, монда бал кортларын хәтерләткән уңганнар бәйрәм башлануга әзерләнде.
Кунаклар район Мәдәният йортына керү белән дәртле, күңелләрне җилкендерерлек сәламләү җырлары тыңлады, биюләр карады, милли эчемлекләрдән һәм бавырсактан авыз итте. Аннары икенче катка күтәрелеп, бавырсак, бәлеш һәм кымыз әзерләү буенча осталык дәресләрен карады. Аларны әзерләү буенча үзләренең серләре белән чын осталар уртаклашты. Матур алъяпкычларда, башларына башлык кигән һәм яулык ябынган балаларның да олыларга ярдәм итүен карап торуы бик дулкынландыргыч булды. Димәк, алар әлеге күргәзмәгә куелган ризыкларны тырыш хуҗабикәләр, үзебезнең туган як эшчәннәре әзерләвен күреп һәм белеп үсә.
Чарага килүчеләрне район Мәдәният йортының спорт залында районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләре, эшкәртүчеләре, шулай ук хосусый эшкуарлар һәм районның мавыгучан кешеләре, Балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләре үзләре әзерләгән әйберләрне тәкъдим иткән күргәзмә көтә иде. Мәсәлән, ирле-хатынлы Камила һәм Руслан Фәйзуллиннар үзләренең “Савой” кунакханә комплексы белән таныштыру видеосын күрсәтте, биредә район халкы бәйрәм, туй һәм юбилейлар үткәрү мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта хезмәтләр күрсәтү дәрәҗәсе, әзерләнгән ризыкларның сыйфаты һәм тәме бик югары.
Эшкуарлар Венер Шәйхулов һәм Илнур Сабирҗанов бөтен тирә-якта, шулай ук районнан читтә дә танылу алган үзләре җитештергән көнбагыш маен тәкъдим итте. Күпләрнең игътибарын Бузат авылыннан Рузил Назаров алып килгән ат итеннән ясалган ысланган һәм какланган ит-колбаса изделиеләре җәлеп итте. Бу көнне аларны татып караучыларның барысы да югары бәя бирде. Зөлфия Идрисованың корамалардан теккән әйберләре, эшкуарлар Булат Фархшатов, Лилия Мөхәммәдьярова, Хәлил Солтанов, Венер Ишбулдин, Зифа Яппарова һәм башкалар тәкъдим иткән икмәк-булка изделиеләре, төрле ярымфабрикатлар, умартачылык продукциясе – күргәзмәгә куелган әйберләрнең төрлелеге таң калдырды. Районыбызда менә никадәрле тырыш, оста, ата-бабаларының гореф-гадәт һәм йолаларын дәвам итүче кешеләр яши икән. Афәрин!
Чараны ачып, район хакимияте башлыгы Рөстәм Камил улы җыелучыларны җылы сәламләде, залда утырган хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде. Стәрлебашлылар ирешкән уңыш һәм казанышлар, бавырсак-фестның авыл халкының тормышын яхшырту максатын күз уңында тотуы турында кыскача сөйләп үтте.
Районның фольклор коллективлары, район Мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, кунаклар әзерләгән конкурс программасы бәйрәмгә ямь өстәде. Аларның чыгышлары темасы буенча шулай ук күптөрле булды – башкорт җиренең мул һәм кунакчыл, республикада яшәгән халыкларның тату һәм бердәм булуы турында җыр һәм такмаклар, бавырсак пешерүне чагылдырган бию композицияләре. Чыгышлар чагу, дәртле, эчкерсез, күңелле булды.
Бавырсак-фест катнашучыларга матур концерт чыгышлары, бавырсак белән генә түгел, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, дөрес туклануга, традицион туклану продуктларын куллануга багышланган җитди сөйләшүләр белән дә хәтерләрендә калыр. Түгәрәк өстәл артында район хакимияте башлыгы Р.К.Рахмангулов, УДНТУ һәм БДАУ кунаклары, мәктәп тәмамлаучылар, ата-аналар, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр, районның кунакханә бизнесы вәкилләре очрашты.
Җыелучылар алдында үзәк район дәваханәсенең медстатистика кабинеты мөдире Р.И.Латыйпова, “Агинәйләр” башкорт хатын-кызларының район җәмгыяте җитәкчесе М.И.Баһаветдинова, УДНТУ һәм БДАУ вәкилләре чыгыш ясады.
УДНТУ доценты Константин Кузьминых гастрономия һәм туризм территорияләрен, туклану продуктларын брендлау буенча артабангы адымнар турында аңлатып үтте. Район брендларын бәяләү һәм аларның билгелелеген арттыру, Стәрлебашның туклану продуктларын җитештерүгә инвестицияләр җәлеп итү юлларын күрсәтте. Республика “Бавырсак-фест” фестиваль-конкурсын булдыруның юл картасын тәкъдим итте. Чөнки стәрлебашлыларның өч еллык тәҗрибәсен таратырга кирәк. Авыл халкы белән берлектә оештырылган осталык дәресенең “Стәрлебаш бавырсагы – телеңне йотарлык” дигән девизы барысының да күңеленә хуш килде.
Файдалы мәгълүматлар алудан тыш, катнашучылар онлайн-иҗади остаханәдә булды һәм нәкъ менә Стәрлебаш бавырсагын пешерү буенча видеоролик карады. Шулай ук 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә 9,10,11 класс укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары үтте.
Ә 15.00 сәгатьтә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты башланыр алдыннан “Бавырсак-фест”та җиңүчеләр бүләкләнде.
Гран-при тантаналы рәвештә Кабакуш авыл мәдәният йорты вәкилләренә тапшырылды. Беренче урын – район авылара китапханәсе, икенче урын – Елембәт авыл мәдәният йорты, өченче урын Яшерган авыл мәдәният йорты коллективына бирелде. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә Диплом һәм истәлекле бүләкләр алды.
Район хакимиятеннән Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты кайнар котлау сүзләре белән Рөстәм Камил улы кулыннан районның җәмәгать тормышында актив катнашкан һәм үзләренең эш урыннарында нәтиҗәле хезмәт салган хатын-кызларга тапшырылды.
Чара район Мәдәният йортының, Балалар сәнгать мәктәбенең, үзешчән артистларның матур, тамашалы концерты белән тәмамланды. Концерт уңай тәэссоратлар бүләк итте, бәйрәм алдыннан барысының да кәефен күтәрде һәм илһам өстәде.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: