Барлык яңалыклар
Чаралар
10 март 2021, 11:33

Кызгылт сары җеп –“#БЕЗБЕРГӘ булганга бер ел” акциясе символы

1-5 мартта бөтен ил буенча #БЕЗБЕРГӘ Бөтенрусия үзара ярдәмләшү акциясенең бер еллыгы зурлап бәйрәм ителде. Стәрлебаш районы яшьләре дә әлеге акциягә кушылды.

Чараларның төп атрибуты булып кызгылт-сары җеп булды, ул пандемияне җиңүдә барыбызның да берләшүен гәүдәләндерә. Җеп йомгагының кечкенә өлешен чагылдырган бу гади атрибут яхшы кәеф һәм сәламәтләнүгә уңай тәэссоратлар дигәнне аңлата. Кызгылт-сары җепне һәркем җиңел генә таба һәм үзенең уң кулының беләзегенә бәйли яки, мәсәлән, “Без бергә” акциясе билгесе буларак йөрәк формасында кием кайтармасына беркетә ала.
Барлык авыл биләмәләрендә 1 мартта #Безбергә флешмобы үтте. Аңарда катнашучылар бер-берсенә кызгылт-сары җеп йомгагы тапшырды һәм пандемия елында тырышып эшләгән волонтерларга һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтте.
Волонтерлар мәктәпләрдә “Паутина” флешмобы үткәрде. Бер команда булып әйләнәгә басып һәм җепләр ярдәмендә бер-берсенә тотынышып, егетләр һәм кызлар чагу төстәге йомгакларны бер-берсенә бирде. Күпмедер вакыттан уртада ирекмәннәрнең үзләре ярдәмгә килгән кешеләр белән ныклы элемтәсен һәм #Безбергә акциясендә катнашуын чагылдырган үрелгән бизәк барлыкка килде. Чара азагында флешмобта катнашучылар әлеге җепне кисәкләргә бүлеп, бер-берсенең беләзегенә бәйләде.
3 мартта “Болгар” клубы волонтерлары “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары белән берлектә район үзәге урамнарына чыгып, район халкын үзенең сәламәтлеген сакларга чакырды һәм чагу төстәге, витаминнарга бай әфлисуннар таратты.
4 мартта үзәк район дәваханәсе йортында “Рәхмәт табибларга!” флешмобы үткәрелде. Аның төп геройлары пандемия белән көрәштә алдынгы сызыкта булган, безнең гомерне саклап калган һәм көрәшкән табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар булды. Медицина хезмәткәрләренең кәефен күтәрү өчен махсус рәвештә район Мәдәният йортының иҗади коллективлары чыгыш ясады.
Материал һәм фото район яшьләр эшләре комитетыннан алынды.
Читайте нас: