Барлык яңалыклар
Чаралар
2 март 2021, 11:05

“Бердәмлектә – көч!”

Шимбә көнне Стәрлебаш районы гаилә хезмәте оештырган чираттагы “Гаилә ялы” шундый исем астында үтте.

Ял көне чарасы район Мәдәният йорты фойесында үтте һәм вакытны кызыклы, күңелле үткәрергә теләүчеләрнең барысын да җыйды. Гаиләләр белән килделәр, чөнки бергәләшеп күңелле компаниядә вакыт үткәрүдән дә яхшырагы юктыр. Кунаклар үзләрен канәгать һәм бәхетле тойсын өчен бик күп нәрсәләр уйланган иде. Алар өчен төрле уеннар, эстафета, флешмоб оештырылды. Чарада беркем дә күңелсезләнеп тормады, хәтта иң кечкенәләргә шөгыль табылды. Бергә булганда, чынлап та, гаиләләр җиңелмәс!
Чара азагында барлык катнашучылар чәй табынына чакырылды. Әлбәттә инде, һәр бала бәйрәмне оештыручылардан бүләк алды.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: